Баулы районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 16 яше тулган баулыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Документны тапшырып, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. И. Хөснуллина, хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы капитан Н. М. Тутаев яшьләрнең Россия патриотлары булуын теләделәр. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен ЗАГС бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе В. А. Будин һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Н.С.Четвертакова да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International