Баулы укучылары хокукый белемнәрен арттыра

2019 елның 15 феврале, җомга

 4нче гимназиянең укучылар үзидарәсе, “Эшлекле пәнҗешәмбе” мәктәп проекты кысаларында, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сиринә Мөрсәлимова белән очрашты.

Хокукый мәгълүмат сәгате буларак оештырылган очрашуда укучыларга шактый мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, алар гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахны төзү шартлары нинди булуын, үз фамилиясен, исемен яки атасының исемен алыштырырга теләгән кешеләргә нәрсә белергә кирәклеген, ата булуны һәм уллыкка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнен һәм алар арасында аерма нинди икәнен белделәр.

Сиринә Тимерхан кызы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү, кабат таныклыклар бирү үзенчәлекләре турында сөйләде. Һәр документны, имзалар алдыннан, игътибар белән укырга кирәклеген ассызыклады.

Укучылар дәүләт хезмәтләре Порталы аша гражданлык хәле актларын теркәү турында электрон гаризалар бирү мөмкинлеге һәм мондый гаризаларның өстенлекләре турында белделәр.

"Хезмәткә дан" сайтыннан кыскартылып алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International