15 февраль көнне сәгать 10да Җиңү паркында локаль сугышларда катнашучыларга монумент янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.
Әфганстандагы сугышта катнашу илебез тарихының кайгылы бите. Анда совет сугышчылары хәрби антка тугрылык саклады, батырлык үрнәкләре күрсәтте. Юбилей датасы – Әфган сугышы ветераннарына хөрмәт белдерү, аннан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алу өчен форсат.