Баулы шәһәр суды сатып алучылар хокуклары сагында тора

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Сатып алучылардан сатучыларга карата кергән дәгъваларны тикшерү суд өчен гадәти күренеш. Ә менә җитештерүчеләргә карата мондый эшләр күпкә сирәгрәк кузгатыла.

Баулы шәһәр суды Баулыда яшәүче хатын-кызның LG маркалы телевизор җитештерүчегә дәгъвасы буенча эшне тикшерелде.

2018 елның февралендә гариза бирүче «Эльдорадо» кибетендә 47999 сумлык LG телевизорын сатып ала, аны «ЛГ Электроникс РУС» ҖЧҖ җитештергән.

Бер айдан соң, төзексезлек сәбәпле, телевизорның төп платасы гарантия буенча алыштырылган. Әмма ай ярымнан соң шундый ук җитешсезлек ачыкланган, шуннан соң ханым җитештерүчегә мөрәҗәгать иткән, телевизор өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп иткән.

Үз чиратында «ЛГ Электроникс РУС» ҖЧҖ, төзек булмаган техниканы күчмә тикшерүне оештыру максаты белән, ханымга сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән. LG компаниясенең сервис үзәге төзексезлекне расланган. Әмма кулланучының таләбе барыбер канәгатьләндерелмәгән.

Бу эшнең барлык шартларын җентекләп өйрәнеп, суд җавап бирүчедән телевизор бәясен ханымга кайтару, кулланучының таләбен канәгатьләндерүне вакытында үтәмәгән өчен мораль зыян компенсациясен һәм штраф түләттерү турында карар чыгарды.

Баулы шәһәр суды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International