Баулы яшүсмерләре Әфган сугышы ветераннары белән очрашты

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

13 февраль көнне Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан гаилә белән уку китапханәсендә 5нче мәктәп укучылары өчен сугышчы-интернационалистлар белән очрашу узды.

Китапханә мөдире Дегтярева З. Е. Әфган сугышының төп вакыйгалары турында сөйләде, балаларны хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Галәветдинов Илшат, Гнебедин Александр, Зарытов Сергей белән таныштырды.

Ветераннар үзләре турында сөйләделәр, Әфганстан турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар аларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

Кунакларның һәрберсе сугышны һәрвакыт дәхшәт, курку озатып йөрүен ассызыклады, тыныч тормышның кыйммәте турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International