Баулы шәһәрендә яшәүче бәхетле Ренат һәм Динара Гареевларның гаиләсендә бишенче уллары Даниэль туа. Халыкта малайлар көчле хатын-кызларга бирелә, диләр. Хатын-кыз көчлерәк булган саен, уллар да күбрәк бирелә. Бу зур гаиләнең әнисе Динара Фәнил кызы көчле хатын гына түгел, ә кайгыртучан әни дә, яхшы хуҗабикә дә. Яңа туган Даниэльның дүрт бертуган абыйсы бар – 10 яшьлек Руслан, 8 яшьлек Динар, 5 яшьлек Радмир, 2 яшьлек Рифат.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле гаилә башлыгы Ренат Рафил улын улы туу белән котлады, яңа туган сабыйның беренче документын – туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм символик бүләк - «футбол командасы» өчен туп тапшырды.
Бу көнне тагын 4 бала тууы теркәлде. Айдар һәм Алсу Фарраховлар гаиләсендә уллары Тимур, Дилшат һәм Айгөл Яруллиннарның кызлары Дарида туа, Радик һәм Лилия Мәҗитовларның уллары Данис, Евгений һәм Эльвира Петровларның уллары Даниэль туа.