Кече ветеринария белгече һөнәрен үзләштерергә теләүче баулыларны Казан белгечләре бушлай укытачак.
Терлекләргә беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү комплекслы программасы махсус ветеринария белеме булмаган кешеләр гә исәпләп төзелгән. Шуңа күрә курсларга авыл хуҗалыгында эшләүче терлекчеләр генә түгел, шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар да языла ала. Моның өчен 5-77-38 телефоны аша дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтырату зарур.