“Батырлык җырчысы”

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

22-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта мәктәп белән берлектә, А.Гайдарның тууына 115 ел тулуга багышлап, “Батырлык җырчысы” дип исемләнгән китап укучылар һәм тамашачылар конференциясе үткәрде.

Фикер алышу авторның “Кайнар таш” әсәренең экранизациясен карагач үткәрелде. Балалар “кеше әйберсенә тияргә ярамый”,  “яхшылыкка яхшылык белән кайтарырга кирәк”,”әйбәт эшләр генә эшләргә кирәк” дигән фикерләрен белгерделәр.

 

 www.bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International