20 гыйнварда Баулыда ир-атлар арасында биатлон буенча эстафета узышы үткәрелә.
Узыш Баулы шәһәре ачык беренчелеге кысаларында “Иволга” чаңгы базасында уза. Анда Баулы районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең ир-ат командалары катнаша.
Ярышлар сәгать10 да башлана.