Баулыда республика программалары тормышка ашырыла

2018 елның 29 декабре, шимбә

Баулы районы 2018 елда Татарстанда гамәлдә булган 39 республика программасының 28ендә катнашкан.

Баулы районында республика программаларын тормышка ашыруга 396,42 миллион сум тотылган. 331,9  миллион сумы – республика бюджетыннан, 29,32 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетыннан, 35,2 миллион сумы бюджеттан тыш чыганаклардан бирелгән.

Районда республика программалары ярдәмендә клублар, йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, скверлар төзелә, торак йортлар, социаль-мәдәни әһәмиятле объектлар, авыл хуҗалыгы объектлары капиталь ремонтлана.

 

bavly-tat.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International