Баулы баскетболчылары беренче урын алган

2018 елның 29 декабре, шимбә

Баулыдагы 7нче мәктәпнең егетләр баскетбол командасы КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасының зона этабында җиңүгә ирешкән.

Урыссу бистәсендә КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасының зона этабы төгәлләнгән. Анда 7нче мәктәпнең егетләр баскетбол командасы (тренер Руслан Хәмитов) беренче урын алган. Команда 16-18 февральдә республика ярышларының финалында катнашачак.

bavly-tat.ru, фото www.instagram.com/p/BrsVhfUjZUz/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=4rlspd4vo7cq

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International