Баулы районында алтынчы игезәкләр туды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Узып баручы елның соңгы көннәрендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә алтынчы пар игезәкләре теркәлде.

Элек-элекән кешеләрдә игезәк бала туу вагыйгасы тирән кызыксыну уяткан. Игезәкләр туу - ул бөек алладан килгән бүләк дип санала.

Екатерина һәм Олег Поляковлар гаиләсенә бу олы бәхет елмайган: аларның игезәк уллары - Александр һәм Дмитрий туган. Кечкенәләр тууга гаиләнең өлкән балалары – Виктория бик шатланган, ул хәзер әнисенең булышчысы.

Поляковлар гаиләсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның махсус котлау адресы тапшырылды.

Өч бала әтисе Олег Александровичны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова котлады, сабыйларның иң беренче документларын- туу турындагы таныклыкларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International