Әлеге турнирда ел да бик күп кеше катнаша. Бу юлы да Баулыга 20ләп шәһәрдән 9-20 яшьлек 130лап спортчы килде. Турнирны ачуда Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин да катнашты.
Традиция буенча, финал ахырында беренче булып иң кечкенә спортчылар көч сынаша. Үзләре кечкенә, ябык кына булсалар да, характер ныклыгын күрсәтергә, бирешмәскә тырышалар. Раундлар арасында яннарына иптәшләре йөгереп килүен, үз киңәшләрен бирүләрен, ә соңыннан шул кечкенә малайларның бик җитди кыяфәттә дәү судья абыйларына кул бирүләрен күрү кызык та, соклангыч та булды. Финалда Баулыга беренче җиңүне шундый бик яшь спортчыларның берсе Нияз Саттаров китерде (1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе). Ул бокс белән икенче елын шөгыльләнә. Улына көч биреп торырга килгән әрнисе Жанна әйтүенчә, спорт аны кыюрак, оешканрак иткән, малайның укуы да яхшырган, яңа дуслары барлыкка килгән.
Башка кайбер спортчыларның да бу көнне җанатарлары бар иде. Мәсәлән, Илнур Галәвиевкә 10 туганыннан торган команда көч биреп торды. Егет аларның өметләрен 100 процентка аклады: җиңүне беренче раундта ук, 20 секундтан соң ук яулады! Егерме ярышта катнашып, унбишендә җиңү яулаган Илнур.
Бары берничә ай гына элек бокс белән шөгыльләнә башлаган, ләкин, шуңа да карамастан, ышанычлы рәвештә беренчелекне алган Элнар Рәхмәтовның да җанатарлары байтак иде.
Тренерлар исә аеруча Эль-вина Гыйниятуллина өчен дулкынландылар сыман тоелды. Эльвина Баулыдай чыгыш ясаган бердәнбер кыз. Ул тырышып көрәште, җиңүгә таба бара иде кебек, ләкин, остазлары әйтүенчә, "янды", артык дулкынланып ташлады, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитте. Әмма тамашачылар аның тырышлыгын алкышлап хупладылар. Аңа, икенче урынны яулаган башка спортчыларга кебек үк, көмеш медаль һәм шушы турнирга махсус ясалган (бокс тематикасында бизәлгән) тәлинкә тапшырылды.