КИТАП ДУСЛАРЫНА БӘЙРӘМ

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр яраткан китап геройлары катнашын­да театрлаштырылган тамаша кара­дылар.
"Ел суперукучысы", "Иң яшь укучы", шулай ук яраткан китапка презента­ция, бәяләмә, иншалар, рәсемнәр конкурсларына йомгак ясалды. 27 яшь китап укучы дипломнар һәм бүләкләргә ия булды.
Иң яшь укучыларның берсе Иван Лихолетовка быел май аенда 4 кенә яшь тула әле. Шуңа да карамастан, ул атна саен диярлек әбисе  белән балалар    китапханәсенә яңа китап алырга килә. Иванның иң яраткан китаплары - әкиятләр. Аңа, нигездә, әбисе укый, ләкин Иван үзе дә хәрефләр белән таныш,   кайберләрең инде язарга да өйрәнгән һәм укырга да ты­рышып карый. "Иң яшь укучы" номинациясендә   "Алтынчәч"   ба­лалар бакчасында тәрбияләнүче, быел беренче сыйныфка укырга ба­ручы Артём Коновалов та дипломга лаек булды.

Хезмәткә дан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International