"Китап сезнең өчен: Костя+Ника» рус язучысы Т. Крюкованың тууына 65 ел тулу уңаеннан

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Октябрь аенда танылган балалар язучысы Тамара Шамил кызы Крюкова үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.  Үзәк балалар китапханәсе әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан үз укучылары өчен чара әзерләргә карар итте.  10 октябрь көнне 6нчы мәктәпнең 5 «А» сыйныф укучылары өчен Тамара Крюкованың китаплары буенча интерактив күзәтү үткәрелде. 

Балалар язучының иҗаты турында кызыксынып тыңладылар, авторның китаплары белән таныштылар, Т. Крюкованың «Костя+Ника»китабы буенча бутрейлерны карадылар. Соңыннан китапханәчеләр балаларга әлеге китапка аерым игътибар бирергә киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International