3 октябрь көнне Үзәк китапханәдә хисап конференциясе узды

2018 елның 6 октябре, шимбә

3 октябрьдә Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә, Зәй, Әлмәт җирле оешмалары вәкилләре, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. И. Хөснуллина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Баулы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе, «ҮКС» МБУ директоры Л. Р. Фәхриева катнашында хисап конференциясе узды.

Кунаклар өчен Үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Йөрәк һәм күңел яшәсен " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әзерләделәр. Кунаклар адресына бик күп матур теләкләр әйтелде. Гүзәл Миргаязова, Ралинә Вәлитова, Әминә Миргаязова башкаруында җыр кичәсе, Зөһрә Мингалимова башкаруындагы башкорт биюе дә кичәне бизәде. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International