3 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең иң яхшы диспетчеры (радиотелефонисты)"исеменә ярышлар булды.
Ярыш ике блоктан торды: конкурс программасының теоретик өлеше - махсус әзерлек, һәм гамәли өлеш буенча, ул ярышучылар кроссны 1000 метрга узсын өчен төзелгән иде.
Ярышларда Баулы ПЧ-14 редставитель катнашты. Радиотелефонист Хөсәенова Альбина Татарстанның 13 вәкиленнән призерлар өчлегенә керде.
Менә дигән нәтиҗә белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә ярышларда уңышлар телибез!