"Сөмбелә” бәйрәме

2018 елның 5 октябре, җомга

4-нче октябрь көнне Татар Кандызы урта мәктәбендә 2, 3 сыйныф укучылары белән авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаит кызы башлангыч сыйныф укытучысы Нургалиева Раушания Мирхатим кызы белән берлектә көз айларына багышланган “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрделәр. 

Сөмбелә - көзге байлыкка, муллыкка багышланган бәйрәм. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Сөмбелә бәйрәмендә элек – электән уен – көлке, җыр – бию тынмаган; мәкаль – әйтем,табышмаклар әйтешкәннәр. 

Безнен бәйрәм дә    төрле конкурслардан торды: 

1 тур.”Уйлап җавап бир”- укучыларга сораулар бирелә, кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә

2 тур.”Шигырь сөючеләр”конкурсы

3 тур.”Кем   игътибарлы”- рәсемнәр күрсәтелә һәм сораулар бирелә

4 тур. “Башы телемдә, ахыры төендә”-  мәкальнең ахырын тап һәм башка бик күп төрле уеннар. Бәйрәм бик күнелле үтте.Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International