"Баулынефть” идарәсендә цехлар арасында чишмәләр территорияләрен төзекләндерү буенча ел да уза торган бәйгегә йомгак ясалган.
Нефтьчеләр тырышлыгы белән, чишмәләр тирә-юне чиста, төзек булуы белән сөендереп тора. Быел “Баулынефть” идарәсендә узган бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынга - ЦППН, икенчегә - ЦПРС, өченчегә БПО лаек булды, дип хәбәр итә “Бавлинская нефть” газетасы.