Пенсионерлар парта артына утырды

2018 елның 5 октябре, җомга

2 октябрьдә Александровка авылында “Өченче буын университеты” филиалы эшли башлаган. Кичә яңа уку елын ачу тантанасы Татар Кандызында да үткән.

Әлеге авылларда пенсия яшендәге 25әр кешелек ике төркем компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Компьютерда эшләү нигезләре “факультеты” дүшәмбе шәһәрдә дә эшли башлаячак, быел “студентлар” 4нче гимназиядә белем алачак. Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Альвина Сәмигуллинадан алынган мәгълүматка караганда, тиздән башка курслар да эшли башлаячак. Мәсәлән, халык үтенече буенча, якын арада Исергәп авылында “Инглиз теле” һәм “Пенсионер сәламәтлеге. Үз-үзеңә ярдәм нигезләре” дәресләре башлана. Әлеге “факультетлар” дәресләре шәһәрдә дә оештырылачак.

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International