Баулы ветераннары сәхнә тотты

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Баулының Муса Җәлил исемендәге концертлар залында Баулы районы ветераннары арасында “Балкыш” район үзешчән сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

Фестиваль район башлыгы Рамил Гатиятуллинның сәламләве, котлавы белән башланып китте. Ул өлкән буынга рәхмәт сүзләре җиткерде, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде.

Өлкән буынны ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да тәбрикләде.

Бүгенге көндә Баулы районында пенсия яшендәге 11 меңнән артык кеше исәпләнә, шул исәптән 26 – Бөек Ватан сугышы ветераны, 481 – тыл хезмәтчәне. 1981 кеше, лаеклы ялдә булса да, хезмәт куюларын дәвам итә.

Өлкәннәр арасында иҗади кешеләр байтак. Гала-концертта алар төрле жанрларда иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International