Баулы ветеринарларына ике автомобиль бирелде

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республиканың ветеринария белгечләренә ветеринария ярдәме күрсәтү комплектлы Лада Ларгус автомобильләре тапшырды. Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе шундый ике автомобильгә ия булды.

Казанда республика министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулу уңаеннан чара узды. Анда районнардагы ветеринария хезмәтләренә автомобильләр тапшырылды. Баулы районына ике автомобиль тапшырылды: берсе – техник җиһазлау программасы кысаларында, икенчесе – эш нәтиҗәләре буенча республиканың район дәүләт ветеринария берләшмәләре арасында икенче урын алган өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International