Альмира Кызылъяр мәктәбенең 4нче сыйныфында белем ала. “Хезмәткә дан” газетасы интернет сайтында узган бәйгегә аның фотосын әнисе Динә Әхмәтшина юллаган иде. Бүләкне алырга да кыз әнисе белән килде. Алар әйтүенчә, бәйгедә катнашу аларның гаиләсен тагын да берләштергән, күптәннән күрешмәгән туганнары белән туганлык җепләрен ныгыткан. Нәтиҗәдә Альмира 600дән артык тавыш җыйды.
Редакциядән Альмира әнисе белән уку әсбаплары сайларга “Орион” кибетенә юл тотты.