25 сентябрь көнне Сәгыйть Шәрип улы һәм Зинфира Галим кызы Нигъмәтҗановлар 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. ГХАТ бүлеге оештырган тантанага "Алтын" юбилярлар Сәгыйть абый белән Зинфира апа бәйрәмчә бизәлгән автомобильдә килделәр.
Юбилярлар үзләренең уртак тормыш юлын ерак Германиядә, Сәгыйть Шәрип улы хезмәт иткән җирдә башлап җибәргәннәр. Шундаук кызлары-Анжелика һәм Светлана туа. Баулы җирендәгаилә 1977 елда нигезләнә. Нигъмәтҗановлар лаеклы хезмәт юлын үткәннәр, матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныклары Һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова юбилярларны җылы котлады, истәлекле таныклык, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Мәдәният йорты солистлары Саҗидә Әхмәтҗанова һәм Гөлнара Абдуллина башкаруындагы җырлар искиткеч гаилә өчен матур музыкаль бүләк булды.