Баулыда Оренбург кешеләренең гомере өзелгән

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Казан - Оренбург автоюлының 377нче чакрымында (Покров-Урыстамак һәм Николашкино авыллары арасында) авария булган.

Киа Сид автомобиле белән идарә иткән 1986 елгы кеше, Казан ягыннан Оренбургка таба хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1нче пунктын бозып, идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм 1991 елгы егет идарә иткән Киа Спектра автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә Киа Спектра автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры авария урынында ук һәлак булган. Җәрәхәтләнгән өч кеше Бөгелмә шәһәре район үзәк хастаханәсенә җибәрелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International