1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче сигез спортчы Яшел Үзәндә пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында һәм шәхси-командалык беренчелегендә Баулы данын яклаган.
Радмир Мифтахов, Ильяс Камалиев, Әмир Зарипов, Андрей Петров составындагы команда республика беренчелегендә классик штанга күтәрү буенча 14-18 яшьлек яшүсмерләр арасында беренче урынга ирешкән. Шәхси беренчелектә Әмир һәм Андрей - беренче, Ильяс һәм Радмир икенче урынга лаек булган. Абсолют зачетта Андрей Петров яшүсмерләр арасында икенче урын алган.
Эмиль Гайфуллин юниорлар арасында (19-23 яшь) 74 килограммга кадәрге категориядә беренче урынга ирешкән. Аңа бу көнне Россия спорт мастерлыгына кандидат кенәгәсе тапшырганнар.
Сергей Петров абсолют зачетта 40-49 яшьлек ир-атлар арасында өченче урын алган. Илшат Камалиев та 50-59 яшьлек ир-атлар арасында шундый ук нәтиҗәгә ирешкән.
Безнең командада кыз кеше дә көч сынашкан. Светлана Петрова, 43 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урын алып, абсолют зачетта да җиңүче булып танылган.
bavly-tat.ru