18 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрен-дә референдум булачак. Авыл халкы, тавыш бирү юлы белән, үзара салым программасында катнашуга күпме акча җыю, аны куллану максатлары турында билгеле бер карарга киләчәк.
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә җыеннар уза, аларда кешеләр, бергәләп сөйләшеп, акчаны кайсы проблемаларны чишүгә юнәлдерү, бер кешегә взнос күләме турында фикер алыша. Исегезгә төшерәбез: авыл халкыннан җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан дүртәр сум өстәлә. Әлеге программаның отышлы икәнен аңлап алган кешеләр анда актив катнаша. Шул рәвешле күп кенә авылларда көнүзәк проблемалар хәл ителә: зиратлар коймалана, балалар мәйданчыклары төзелә, суүткәргеч система ремонтлана, урамнар яктыртыла.
bavly-tat.ru/