Грант откан

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Эш башлаучы фермерларга ярдәм” федераль программасы буенча грант алуга крестьян-фермерлык хуҗалыклары арасында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында баулылы да бар.

Бәйгегә эш башлаучы 59 фермер гариза тапшырган. 40 проект җиңүче дип табылган. Алар үз эшләрен үстерүгә грант алачак. Баулы районыннан Татьяна Малахова катнашкан һәм грант яулаган. Ул 50 баш мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә планлаштыра.

Шушы көннәрдә гаилә фермаларын үстерү программасы бәйгесенә дә нәтиҗә ясалган. Анда бер баулылы катнашкан, тик, тиешле баллар туплый алмыйча, бәйге сайлап алуын узмаган.

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International