Интертаттан 24 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  +9..+14˚, көндез +15..+20˚, көнчыгыш районнарда  +23˚ градус.

24 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кышка сарымсак сөенчеге утыртып калдыру. Кәсләрен ватмыйча гына туфракны казу.

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренең һәм чәчәкләрнең артык яфракларын йолку һәм кисү катгый тыела. Ылыслы декоратив агачларны бәйләп кую.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны һәм куакларны кисү катгый тыела. Корткычларны юкка чыгару өчен куак асларындагы туфракны казу.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-23-24-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International