“Баулынефть” идарәсе цехлары хезмәткәрләре Баулы җирендә нефтьне сәнәгать максатыннан чыгара башлау көнен 1нче скважинадан стадионга кадәр традицион эстафета белән билгеләп үткән.
Әлеге атна спорт чараларына бай. Бүген 15 сәгать 30 минутта Баулы шәһәр Советы депутатлары тәкъдиме белән “Нефтьче” стадионында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре өчен “Көзге марафон” узачак. Йөгерешкә теләгән һәркем кушыла ала. Шунда ук “Яшел Фитнес” социаль-спорт хәрәкәтен оештыручылар баулыларга сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнергә ярдәм итәчәк.