Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе кадрлар составындагы үзгәрешләр хакында хәбәр белән башланды.
“Алойл-Ремсервис” җәмгыяте җитәкчесе булып Тимур Вафин эшли башлаган, ә табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә беренче разрядлы белгеч вазифасына Альберт Мөхәммәтов керешкән. Бу турыда район башлыгы Рамил Гатиятуллин хәбәр итте.
Узган атнада район территориясендә ике кеше гомерен өзгән юл һәлакәте булу белән бәйле рәвештә юллардагы куркынычсызлык темасы күтәрелде. Бу уңайдан Рамил Гатиятуллин юлларда даими виде-окүзәту чараларының җитмәвенә борчылу белдерде.
- Видеокүзәтү чаралары күпмедер дәрәҗәдә машина йөртүчеләргә тәэсир итәр иде һәм һәлакәтләрне кисәтер иде, - дигән фикер әйтте ул.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баулы районы идарәсе җитәкчесе Илдар Галиевтан районда янгын чыгу куркынычы белән көрәш ничек оештырылуын кызыксынды, бакчачыларның бәрәңге сабакларын, чүпләрне яндыруга керешүләрен искә төшерде. Һава торышы коры булу сәбәпле, моңа игътибарны тагын да көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов район кырларындагы баганалар һәм башка объектлар тирәләрендә чүп үләннәре чабылмый ятуын хәбәр итте, нефть һәм энергетика предприятиеләре җитәкчеләрен үз объектлары тирәсен культуралаштырырга чакырды. Рамил Гатиятуллин исә, бу проблема тиз арада хәл ителмәсә, Россельхознадзор, җир палатасы белән берлектә рейдлар ясап, беркетмәләр төзергә һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга тәкъдим итте.
Киңәшмә ахырында Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибә уртаклашу максаты белән Воронеж өлкәсенә барып кайтуыннан туган тәэсирләре белән уртаклашты.