Баулылар йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата ала.
Баулы районы ветеринария берләшмәсе йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай вакцинация ясый. Прививка ясату өчен, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Баулы, Вахитов урамы, Юнчы йорт. Прививканы дүшәмбедән җомгага кадәр ясыйлар. Ветеринарлар ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә дә дежур тора (8-15 сәгатьләрдә).
Котыру - хайваннарга һәм кешеләргә йога торган куркыныч авыру, ул үлемгә китерергә мөмкин.