“Частник” профилактик операциясе бара

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Баулы районында 10 сентябрьдән “Частник" профилактик операциясе башланды.

Операция үзйөрешле машиналарны куллануга күзәтчелек итү, алар катнашындагы юл-транс-порт һәлакәтләрен, бәхетсезлек очракларын киметү максатыннан уздырыла. 10 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр шәхси үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм прицеплар игътибар үзәгендә булачак. Гостехнадзор инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре уртак рейдлар үткәрәчәк.

Гостехнадзорның Баулы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Талипов әйтүенчә, тикшерүләр вакытында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм прицепларның теркәү мәгълүматына туры килү-килмәвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шулай ук машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән идарә итүгә тиешле таныклыгы, техник карау узуын раслаучы документы булу-булмау да тикшереләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International