Шәһәр һәм авыллардагы белем бирү учреждениеләре янында муниципаль юл фонды акчасына җәяүлеләр кичүләре ясала.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлтелгән чараларга 1,5 миллион сум бүленгән. Әлеге акчага “Семья” балалар приюты, шәһәрдәге 1нче, 2нче, 5нче, 7нче мәктәпләр, Потап-Томбарлы мәктәбе янында җәяүлеләр кичүләре ясалачак, Кызылъяр мәктәбе янында юл билгеләре куелачак. Шулай ук Баулы шәһәренең Энгельс урамындагы 52нче йорт янында юл участогында җәяүлеләр коймасы ясалачак.