Шәһәр, чәчәк атма?

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Баулыда чираттагы тапкыр вандализм очрагы булды. Бу юлы шәһәрдәге чәчәклекләр зыян күрде. Дүшәмбе иртән күптән түгел ясалган чәчәклекләрдән вазоннар һәм чүлмәкләр юкка чыккан.

Әлеге хәл турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль Шәймәрданов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, “Иң төзек шәһәр” республика бәйгесендә җиңеп алынган акча шәһәрне төзекләнедерүгә юнәлдерелгән булган. Аңа 20 вазон һәм 100 чәчәк чүлмәге сатып алынган. Алар Калинин, Салих Сәйдәшев һәм Энгельс урамнарына куелган.

10 август иртәсендә Энгельс урамында - бер вазон һәм биш чүлмәк, Калинин урамында ике чүлмәк югалуы ачыкланган. Урлашуны видеокүзәтү камерасы төшергән. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары бара.
 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International