Баулыда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бәйрәм кәефе сизелмәде

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Баулының агропаркында шәһәр көне уңаеннан ярминкә үтте. Әмма сатучылар да, алучылар да аз булганга, бәйрәм кәефе сизелмәде.

Ярминкәгә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да килде. Ул сатучылар, җирле җитештерүчеләр, сатып алучылар белән аралашты, авыл хуҗалыгы продукциясе, ярминкәдә сатылучы товарларының хаклары белән кызыксынды. Эре мал ите, бәрәңге кебек продукциянең бик аз чыгарылуына ризасызлыгын әйтте. Крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән печән, салам, фураж, бодай, арпа һәм башкалар бөтенләй дә булмаганга, ул ярминкәне оештыручы җитәкчеләргә шелтә белдерде.

Ярминкәдә сатып алучылар аз булуы сатучылар кәефендә дә сизелде.

– Килүемнең бер файдасы булмады, вакытымны гына әрәм иттем, – диде Покров-Урыстамак авылыннан сөт продукциясен алып килгән Зинаида Лукъянова.– Югыйсә кеше килүне оештырыга мөмкин иде. Бүген бит бәйрәм көн.

Сатучы апалар алдында тезелеп торган продукция бәясе базар хакларыннан бераз түбәнрәк иде. Алар ярты килограмм эремчекне 60 сумнан, каймакның ярты литрын 150, сөтнең бер литр ярымлы шешәсен 70 сумнан тәкъдим иттеләр.

Кызылъяр авылыннан Наил Зөфәров үз бакчасында җитештергән яшелчә-җимешләрне алып килгән.

– Махсус сатар өчен үстермәдек, артканын алып килдек, – диде ул, капчыктан чиләккә бәрәңгесен бушата-бушата. Биш литрлы чиләктәге бәрәңгесен 150, бер килограмм кишер, кызыл чөгендерне 40 сумнан сатты. Бер килограмм сарымсак 150 сум иде.

Ярминкә мәйданының урам ягында мунча өчен пиннек, чыбыктан ясалган себерке кебек кирәк-яраклар, тере балык та алырга була иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International