Мәгариф бүлегендә – яңа җитәкче

2018 елның 17 августы, җомга

Дүшәмбе атналык киңәшмәдә учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен Баулы районы мәгариф бүлегенең яңа начальнигы белән таныштырдылар. Әлеге вазифага моңа кадәр Кырымсарай мәктәбе директоры булып эшләгән Дарина Ганиева билгеләнде.

Дарина Ганиева 1989 елда туган, 2014 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Педагогик эшчәнлеген Кырымсарай мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак башлаган, директор урынбасары булып эшләгән, 2015 елдан мәктәп коллективы белән җитәкчелек иткән.

Мәгариф бүлеге белән 2016 елның сентябреннән җитәкчелек иткән Рима зыяОгородникова әлеге вазифадан үзе теләп киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International