Дүшәмбедән башлап Васькино Туйралы авылына Потап-Томбарлы аша гына барып булачак. Бу Казан - Оренбург - Васькино Туйралы автомобиль юлындагы инеш аркылы салынган күпернең ябылуы белән бәйле.
Авыл җирлеге башлыгы Александр Килячковтан алынган мәгълүмат буенча, язын күпернең төзексезләнүе ачыкланган. Тикшергәннән соң, иске конструкцияне бөтенләй сүтеп, яңа күпер төзергә дигән карар чыгарылган. Моңа кадәр, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, күпернең бер ягын ябып, берәр машина гына үтәрлек итеп калдырганнар.
Төзү белән күперләр төзү буенча мах-суслашучы «Лидердорстрой» предприятиесе шөгыльләнәчәк. Предприятие вәкиле Мансур Юнысов белдергәнчә, эшне башкаруга өч ай вакыт билгеләнгән, ләкин алар аны тизрәк башкарып чыгарга тырышачаклар.
Шулай итеп, дүшәмбедән баулы белән Васькино Туйралы арасы «ерагаячак». Элек бу авылга биш километр юл үтеп барып җитеп булса, әйләнеч юлдан ара унбиш чакрым чамасы булачак.