Капремонт график буенча бара

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Райондагы күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә быел 39 миллион сумнан артык акча каралган. Ремонт эшләре җәй ахырына тәмамланырга тиеш.

«Уютный дом» идарәче компаниясеннән алынган мәгълүмат буенча, капремонт шәһәрдәге биш, Поповка авылындагы бер йортта бара. Эш графигыннан тайпылышлар күзәтелми. Салих Сәйдәшев урамындагы 24нче йортта бары тик түбәне генә капиталь ремонтлыйлар, калганна-рында йорт эчендәге инженерлык коммуникацияләрен алыштыру, фасадны җылытуда каралган. Капремонт «Авария-диспетчерлык хезмәте», «Жилсервис», «ПМК-мелиорация» предприятиеләре эшчеләре көче белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International