2018 елның гыйнварыннан башлап районыбыз авылларында яшәүче ун хатын-кыз беренче балалары туу уңаеннан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акча алдылар.
Авылда демографик хәлне яхшыртуга юнәл-телгән әлеге чара ярты елдан артык гамәлдә. 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаны алуга 25 яшькә кадәр беренче баласын тудыручы, авылда даими яшәүче (өч елдан ким түгел) хатын-кызлар дәгъва итә ала. Ә 29 яше тулганчы өченче балаларын табучы авыл хатын-кызлары-на 100 мең сум акча бирелә. Әлегә безнең районда мондый суммада ярдәм алучы булмаган.