Яңа медпункт булачак

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Кызылъяр авылында сентябрь ахырында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) кулланылышка тапшырылачак.

Бүгенге көндә ФАП төзелә торган урынга субайлар кагылган, барлык коммуникация үткәрелгән. Азнакайдагы “Нефтемаш” заводы төзүчеләре модульле бинаны җыюга сентябрь башында керешәчәк. Авыл медпункты төзелешенә ФАПлар төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 3,5 миллион сум акча бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International