Яшь журналист -“Алтын каләм” призёры

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Баулылы Руфинә Гыймаева “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIII фестивале финалында призлы урынга лаек булган.

Бәйгенең финалы 10-14 июльдә Казан - Свияжск -Болгар - Алабуга - Казан маршруты буенча барган “Павел Миронов”теплоходында узган. Анда йөзгә якын сәләтле яшьләр катнашкан.

Фестиваль кысаларында яшьләр өчен кызыклы мастер-класслар, экскурсияләр һәм башка чаралар оештырылган. Йомгаклау көнендә фестивальнең иң актив һәм сәләтле катнашучыларын бүләкләү тантанасы узган, бнчы мәктәп укучысы Руфинә Гыймаева “Иң яхшы дизайнер-верстальщик” номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International