Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Җәй искиткеч күңелле вакыт, әйтерсең лә, ул балалар саф һавада чабып уйнар өчен махсус булдырылган. Хәрәкәтле уеннарны балалар бигрәк тә ярата, чөнки бу уеннар шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы.

2018 елның 20 июлендә балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү

бүлекчәсе белгечләре «Парклар һәм скверлар» проекты кысаларында

«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән спорт чарасы уздырдылар. Мавыктыргыч чара Җиңү паркында социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсендә ярдәм алучылар өчен уздырылды. Әлеге чараның максатлары:

 

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- балаларда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү күнекмәләре булдыру;

- коллективизм, дуслык, иҗади фикерләү, бер-беренә ярдәм итү кебек хисләр тәрбияләү. 

Чара барышында балалар түбәндәге эстафеталарда бик теләп катнаштылар: «Обручлы кичү», «Кырны әйләнү», «Дуслык», «Пингвиннар», «Спорт йөреше». Малайлар футбол һәм волейбол уйнады, ә кызлар скакалка белән сикерде, төсле меллар белән асфальтта рәсем ясады. Чара барышында балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International