Капремонт график буенча бара

2018 елның 20 июле, җомга

Райондагы күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә быел 39 миллион сумнан артык акча каралган. Ремонт эшләре җәй ахырына тәмамланырга тиеш.

«Уютный дом» идарәче компаниясеннән алынган мәгълүмат буенча, капремонт шәһәрдәге биш, Поповка авылындагы бер йортта бара. Эш графигыннан тайпылышлар күзәтелми. Салих Сәйдәшев урамындагы 24нче йортта бары тик түбәне генә капиталь ремонтлыйлар, калганнарында йорт эчендәге инженерлык коммуникацияләрен алыштыру, фасадны җылыту да каралган. Капремонт «Авария-диспетчерлык хезмәте», «Жилсервис», «ПМК-мелиорация» предприятиеләре эшчеләре көче белән башкарыла.

 

 

Источник

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International