Татарстанда яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм өчен бәйге игълан ителде

2018 елның 15 июле, якшәмбе

Гаризалар һәм документлар 11 июльдән 9 августка кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эшбашлаучы фермерларга ярдәм» ведомство  программасында катнашучы крестьян- фермер хуҗалыкларын грант бирү өчен сайлап алуга конкурс игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаризалар һәм документлар 11 июльдән 9 августка кадәр кабул ителә. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302

Кабул итү эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр башкарыла.

"Татар-информ" материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International