Баулыда иң оста бильярдчы кем?

2018 елның 29 июне, җомга

Сабан туе бәйрәменә багышланган бильярд буенча шәһәр турнирында иң көчле уенчылар ачыкланган.

Әлеге турнирда яшь буенча чикләүләр булмаган, бер өстәл артында укучылар да, пенсионерлар да уйнаган. Иң кечкенә катнашучы - 7нче сыйныф укучысы Дамир Рәхмәтуллин (бишенче урын алган), иң өлкәне - пенсионер Евгений Сергеев булган.

Өч көн барган турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынга “Алойл” ЯАҖ нефть промыселы начальнигы Айрат Садриев лаек булган. Икенче урында - ветеран-нефтьче Владимир Кузнецов, өченчендэ - турнирны оештыручы, бильярд тренеры Фэхим Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International