Эш урыннары Покров-Урыстамакта бар

2018 елның 29 июне, җомга

Җәйге каникулларда авыл яшүсмерләре акча эшли ала.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматына караганда, июньнән августка кадәр 15 укучы - Татар Кандызы авылында “Исламгалиевлар” хуҗалыгында, өч бала Кызылъяр авылында хезмәт куячак. “Миңнуллин” хуҗалыгында да сигез яшүсмерне эшкә алырга әзер булганнар, тик Пок-ров-Урыстамак авылында теләк белдерүче булмаган. Балалар махсус күнекмәләр таләп ителми торган эшләр башкара. Эшләгән өчен хезмәткә түләүнең минималь күләменең (бүгенге көндә - 11163 сум) эшләгән вакытка туры килгән өлешен алачаклар.

14-16 яшьлек бала көненә - 4 сәгатьтән артык, 16-18 яшьлекләр 6 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International