Төнлә су коенып булмаячак

2018 елның 29 июне, җомга

Бу атнада шәһәрдәге ачык бассейнның суын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Коену сезоны рәсми төстә ачылды.

Ачык бассейнның суы гигиеник таләпләргә туры килә. Шуңа да карамастан, бассейн территориясендә “Су коену тыела!” дигән язу эленеп тора. “Бавлы-Горсервис” предприятиесе директоры Зәкәрия Сәлахов хәбәр иткәнчә, әлеге элмә такталар үз урынында калачак, аларга тыелу вакыты гына өстәләчәк. Эш шунда, бы-елдан башлап, бассейн һәм аттракционнар тәүлек буе эшләмәячәк. Анда су коену һәм ял итү кичке сәгать тугызга кадәр генә рөхсәт ителә. Шул сәбәпле бассейнга капка куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International