Район хуҗалыклары күпьеллык үлән чабуга кереште, бу төр азык культуралары 7351 гектар мәйданда үстерелгән.
21 июньгә булган мәгълүматка караганда, 470 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган. 370 гектардан терлекләргә яшел масса чабып бирелгән, печәнгә әле 100 гектар гына чабылган. Чәршәмбе “Кызылъяр”, “Бәкер”, “Николашкино”, “Берлек” һәм “Миңнуллин” хуҗалыклары печән әзерләүгә керешкән, әмма, яңгырлар сәбәпле, ярты көннән эштән туктарга мәҗбүр булганнар.