Гает көнендә Баулы районы мөхтәсибәте мохтаҗларга бәйрәм бүләге ясады. Мәчеткә китереп салынган фитыр сәдакалары акчасына өлкәннәр өчен - 75, балалар өчен ЗОга якын күчтәнәчле пакетлар әзерләнгән.
Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хә-митов сүзләренчә, бер күчтәнәчле пакет 400 сумга төшкән. Анда дүрт төрле ярма, берәр кап чәй, шикәр, көнбагыш мае, йөзем һәм финик җимешләре салганнар. Күчтәнәчләр мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә бирелгән (аларның исемлеге социаль яклау хезмәтеннән алынган), инвалидлар җәмгыяте аша да таратылган. Вакытлыча “Семья"приютында тәрбияләнүче балаларга өләшкән пакетларга ярмалар урынына шоколад һәм кәнфитләр салынган.